news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч йөрәк өчен иң файдалы витамин турында сөйләде

Россиядә 30-60 нг/мл күрсәткече нормаль санала.

(Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Кардиолог һәм терапевт Ирина Мурадян йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын профилактикалауда иң файдалы витамин турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Табиб сүзләренчә, организмда D витаминының дәрәҗәсен белү мөһим. Мәсәлән, Италия галимнәре 2007 елдан алып 2013 елга кадәр клиник тикшеренүләрнең мета-анализын уздырды һәм 32 эшнең 25ендә бу матдәнең түбән күрсәткечләренең артериаль гипертония үсеше куркынычы югары булуы арасында үзара бәйләнеш теркәлгәнен билгеләп үтте.

«D витамины дефициты йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерүче фактор буларак карала. Һәм гипертензияне профилактикалаганда һәм дәвалаганда комплекслы алым компонентларының берсе булырга мөмкин», — дигән кардиолог.

Россиядә 30-60 нг/мл күрсәткече нормаль санала. Бу күрсәткеч 20-30 нг/мл булганда, D витаминының җитешмәве һәм 20 нг/мл түбән булганда дефицит теркәлә.

Кардиолог сүзләренчә, канда D витамины дефициты булган очракта, препаратны табиб сайларга тиеш. Шулай ук кан күрсәткечләрен дә контрольдә тотарга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100