news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавирусның икенче дулкыны башлану вакыты нәрсәгә бәйле булуын аңлатты

Икенче дулкыннан качып котылу мөмкин түгел диярлек, әмма аның интенсивлыгы, гражданнарның күпмедер өлеше инде Covid-19 коронавирусы белән авырганлыктан, шактый азрак булачак.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирусның икенче дулкыны башлану вакыты җәйге һава торышына бәйле булачак, дип белдерде Президент эшләре идарәсе Үзәк клиник хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Екатерина Трифонова. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Трифонова сүзләренчә, икенче дулкыннан качып котылу мөмкин түгел диярлек, әмма аның интенсивлыгы, гражданнарның күпмедер өлеше инде Covid-19 коронавирусы белән авырганлыктан, шактый азрак булачак.

«Коронавирусның икенче дулкыны көзен яки аннан алдарак башлануы күбесенчә һава шартларына, җәйнең ничек киләчәгенә (салкынмы әллә эссеме), гадәти тормыш рәвешенә ни дәрәҗәдә тиз әйләнеп кайтачагыбызга, шулай ук чикләү чараларының кайчан гамәлдән чыгарылачагына бәйле булачак», — дип искәртте Трифонова.

«Татар-информ» агентлыгы Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирусына каршы вакцинаны хайваннарда уңышлы сынаулары хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100