news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә 35 кешедә коронавирус ачыкланган

23 пациент хастаханәдә, 12 кеше өйдә дәвалана.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 35 яңа очрагы теркәлгән, барысы да аралашу юлы белән йоктырылган.

«23 пациент хастаханәдә, 12 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда 15, Чаллыда 11, Минзәлә, Сарман, Тукай районнарында икешәр кеше авырган, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Спас районында берешәр очрак ачыкланган.

4 майга Татарстанда ковидның 20 602 очрагы теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле 17 619 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 10 кеше терелгән.

Барлыгы 257 573 кешегә вакцина ясатылган, алар арасыннан 167 471 кеше икенче прививка ясаткан.

Вакцинациягә берничә ысул ярдәмендә язылырга була:

  • РФ дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша
  • Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша
  • 112 бердәм номерына шалтыратып
  • Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп
  • Поликлиникага мөрәҗәгать итеп. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100