news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән

Читтән кайткан ике кеше авырган, 84 кеше — авыру белән элемтәдә булучылар.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«21 кеше хастаханәгә салынган, 65 кеше өйләрендә дәвалана», — дип сөйләде ул.

Аның сүзләренчә, читтән кайткан ике кеше авырган, калганнары — авыру белән элемтәдә булучылар. Иң күп авыручылар 30-50 яшь һәм 50-60 яшь категориясенә керә.

Казанда - 42 очрак, Чаллыда - 11, Түбән Кама районында - 7, Сабада - 6, Питрәч, Яшел Үзән, Буа, Сарман, Әгерҗе, Биектау районарында икешәр очрак, Чистай, Чирмешән, Алабуга, Әгерҗе, Лениногорск, Әтнә, Апас, Балтач районнарында берәр очрак ачыкланган.

Коронавирус авыруы ачыкланганнан алып, барлыгы 145 кеше дәваланып терелгән, соңгы тәүлектә 15 кеше хастаханәдән чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100