news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 34 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Казанда – тугыз, Чаллыда сигез очрак теркәлгән.

Татарстанда тагын 34 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«13 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – тугыз, Чаллыда – сигез, Түбән Кама районында – дүрт, Бөгелмә районында – өч, Баулы районында – ике, Әгерҗе, Азнакай, Алексеевск, Арча, Баулы, Лаеш, Менделеевск һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 19,6 меңгә якын очрагы теркәлгән, 16,6 меңгә якын кеше (шуларның 15е – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100