news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән

Россиядә 3 апрельдән 4 апрельгә каршы тәүлектә Covid-19ның 582 очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның яңа очраклары теркәлмәгән. Бу хакта Роспотребнадзор ведомствосы статистикасынннан хәбәр ителә.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында Татарстанда Covid-19ның барлыгы 25 очрагы ачыкланганын әйтте.

«Аларның 24 проценты — симптомсыз формада. «19 кеше чит илдән кайтучылар, калган алты кеше — алар белән контактта булган авырулар», — диде.

Россиядә 3 апрельдән 4 апрельгә каршы тәүлектә Covid-19ның 582 очрагы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100