news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ВА.2 «омикрон» варианты белән авыручылар сигез процентка арткан

Штаммның әлеге варианты ковидны ачыклый торган тест-системалар ярдәмендә билгеләнә.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россиядә ачыкланган коронавирус очракларының сигез проценты ВА.2 «омикрон» вариантына туры килә.

«ВА.2 варианты чыннан да безнең илнең төрле төбәкләрендә бар. Бу үрнәкләрнең үсеше күзәтелә һәм март башында ВА.2 вариантының гомуми күләме барлык очракларның сигез процентын тәшкил итте», — дип сөйләде Роспотребнадзорның Эпидемиология фәнни-тикшеренү үзәгенең геннар инженериясе һәм биотехнологиясе фәнни төркеме җитәкчесе Анна Черкашина.

Штаммның әлеге варианты ковидны ачыклый торган тест-системалар ярдәмендә билгеләнә, дип яза ТАСС белгечкә сылтама белән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot