news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор «омикрон»ның гадәти сезонлы ОРВИга якынлашуын әйтте

Covid-19 инфекциясе аркасында авыручылар саны кимегән.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясенең омикрон-штаммы акрынлап сезонлы ОРВИга күчә бара.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Омикрон» штаммы ачыкланган пациентларның 95 проценты авыруны көчле респиратор вирус инфекциясе кебек кичергән. Бу әлеге штаммның сезонлы авыруларга һәм ОРВИ төркемендәге сезонлы инфекцияләргә якынаюы турында тагын бер кат сөйли», — дип билгеләп үтте спикер.

«Татар-информ» республикада Covid-19 инфекциясе аркасында авыручылар саны җиде атнадан соң беренче тапкыр кимүе турында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100