news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин илдә коронавирустан вакцинациягә бәйле проблемалар турында әйтте

Россиянең тугыз төбәгендә прививка ясау кампаниясе әле башланмаган.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясауга бәйле проблемалар бар, ләкин төбәк хакимиятләре әлеге хәл буенча оператив эшли. РФ Президенты Владимир Путин «Без бергә» бөтенроссия акциясе волонтерлары белән очрашу вакытында шул хакта әйтте.

«Беләм, безнең моның белән проблемалар бар. <...> мондый масштаблы эштә башкача булмый да. Әмма төбәк хакимиятләренә дә, федераль хакимиятләргә дә тиешле бәя бирергә кирәк, шулай да коллегалар тиз арада аңлап, хәлне уңай якка үзгәртәләр», — дип ышана дәүләт башлыгы.

Президент сүзләренчә, Россиядә ике миллионнан артык кеше «Спутник V» вакцинасының ике компоненты белән прививка ясаткан, ә «бераз кимрәк, ике миллионнан артык» кеше препаратның беренче дозасын алган.

Шул ук вакытта Путин хәтта вакцина җитештерү белән түгел, ә аны ил төбәкләренә илтү белән дә кыенлыклар булуын яшермәде. «Хәтта җитештерү белән бәйле булмаган мәсьәләләр дә бар, гәрчә <...> безгә җитештерү күләмен арттырырга кирәк<...>, әмма логистика, бүлү белән проблемалар да бар», - диде ул.

Россиянең тугыз төбәгендә прививка ясау кампаниясе бөтенләй башланмаган әле.

«Федерациянең кайбер субъектларында әлегә, минемчә, тугыз субъектта вакцинациягә керешмәгәннәр. Мин боларның барысын да беләм, Хөкүмәт белә, һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы бу юнәлештә шактый актив эшли», — дип аңлатты Владимир Путин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100