420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Дөньяда «мәңгелек» коронавирус инфекциясен йоктыруның тәүге очраклары ачыкланган.
РИА Новости агентлыгы АКШ табибларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, «мәңгелек» вирусны өч пациент (бер егет һәм мәктәп яшендәге малай белән кыз) эләктергән.
Көньяк Калифорния Университеты галимнәре мәгълүматлары буенча, вирус лейкемия белән авыручы өч пациентның организмында алты айдан артык сакланган. Моның шулай озакка сузылуы барлык очракларда да пациентларның иммун системасы какшавы белән бәйле.
«Алар коронавирус инфекциясе каршында бик көчсез», - диелә тикшеренүчеләрнең medRxiv порталында дөнья күргән хәбәрендә.