news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиблар коронавирус инфекциясен чәчәк гөлләмәсе аша йоктыру куркынычын бәяләде

Чәчәк кибетләрен даими рәвештә җилләтеп торсалар да, коронавируска каршы чараларын үтәү турында онытып җибәрмәскә кирәк.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 8 Март алдыннан коронавирус инфекциясен чәчәк гөлләмәсе аша йоктыру мөмкинлеге фикер алышу өчен актуаль темага әверелде.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, табиблар россиялеләрне тынычландырырга ашыга – биредә инфекция эләктерү куркынычы юк дәрәҗәсендә.

Медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейн аңлатканча, пандемия вакытында вирус йоктыруның бик күп варианты бар, әмма аның чәчәк аша күчү ихтималы бик аз. Шунлыктан хатын-кызларны 8 Март белән котлап чәчәк бүләк итәргә мөмкин һәм кирәк тә.

Тагын бер эксперт – йогышлы авырулар табибы Евгений Тимаков сүзләренчә, чәчәк кибетендә дә вирус йоктырудан куркырга кирәкми.

«Чәчәк кибетләрендә ишекләр гел ачылып-ябылып тора. Мондый кибетләр әллә ни зур түгел, аларны даими рәвештә җилләтәләр. Шунлыктан куркырга кирәкми, әмма бөтен таләпләрне дә үтәү мәҗбүри», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100