news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт коронавируска каршы прививка ясатканда ял тәкъдим итү турында киңәш бирмәгән

Татарстан оешмалары вакцинация узган хезмәткәрләр өчен ял бирү турында карарны үзләре кабул итә алачак.

Хөкүмәт коронавируска каршы прививка ясатканда ял тәкъдим итү турында киңәш бирмәгән

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстан Хөкүмәте республика оешмаларына коронавируска каршы прививка ясаткан хезмәткәрләргә ял тәкъдим итү турында киңәш бирмәгән.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта хәбәр иткәнчә, Татарстан компанияләре һәм дәүләт органнары бу очракта ял бирү-бирмәү мәсьәләсен үзләре хәл итәргә хокуклы.

«Бу җәһәттән без бернинди киңәш тә бирмәдек. Эш бирүче мондый карарны үзе кабул итә ала. Без барысын да мәҗбүр итә алмыйбыз, моның бернинди мәгънәсе дә юк. Бу – эш бирүченең үз карары», - дип искәртте Галимова.

Спикер сүзләренчә, журналистның соравында искә алынган ике көн ял берничек тә коткармаячак. Галимова вакцинаның беренче һәм икенче дозасын алганнан соң сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга кирәклеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100