420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россиядә Covid-2019 коронавирусы белән меңләгән кеше авыруы турында ялган мәгълүмат чит илдән килә, дип хәбәр итә Куркынычсызлык федераль хезмәте. Бу хакта РИА Новости РФ Президенты Владимир Путин сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.
«Кызганычка бу һәрвакыт шулай була. Ялган хәбәр таратуның максаты халык арасында шау-шу тудыру», — диде дәүләт башлыгы.
Ул россиялеләргә авыру буенча дөрес күрсәткеч бирү өчен мәгълүмати эшне җайга салырга кушты.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россиядә коронавирус аркасында медицина битлекләрен илдән чыгаруны тыйганнар.