Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда «омикрон» өстенлек итүче штаммга әйләнде
«Омикрон» югары йогышлылыгы һәм киң таралышы белән аерылып тора.
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда коронавирус инфекциясенең яңа «омикрон»штаммы өстенлек итә.
«Саратовтагы „Микроб“ йогышлы авыруларга каршы тикшеренү институты үткәргән секвенирлау мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә республикада яңа коронавирус инфекциясе белән „омикрон“ штаммына бәйле 85 авыру очрагы бар», — дип белдерде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
«Барлыгы 392 проба секвенирлаштыруга җибәрелгән, 137се уңай, шуларның 137 85е — „омикрон“ һәм 52се — „дельта“ штаммы. Пробаларның 62 процентын бездә „омикрон“ алып тора», — дип билгеләп үтте спикер.
Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, «омикрон» югары йогышлылыгы һәм киң таралышы белән аерылып тора. Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Covid-19 белән авыручылар санының гомуми структурасында яңа штаммның проценты үсәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз