news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 701 бала коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан

Республикага гыйнвар ахырында 2,8 мең дозадан артык «Спутник М» вакцинасы кайтартылган.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яшүсмерләрне коронавируска каршы вакцинацияләү дәвам итә. Бүгенге көнгә 701 балага вакцинация ясалган.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның беренче компонентын 701 бала кадатты», - дип искәртте республика Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстанга гыйнвар ахырында 2,8 мең дозадан артык «Спутник М» вакцинасы кайтартылган. Аны 12 яшьтән алып балигълык яшенә кадәрге балалар кадата ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot