news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга тагын 48 мең доза «Спутник V» вакцинасы кайтарылган

Республикада коронавирустан 15 меңнән артык кеше прививка ясаткан.

Татарстанга тагын 48 мең доза «Спутник V» вакцинасы кайтарылган

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстанга «Спутник V» коронавирусыннан тагын 47 880 доза вакцина комплекты кайтты.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстанга барлыгы 81 122 доза вакцина кайтарылган. Аларның 19 проценты файдаланылган.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасын барлыгы 15 392 кеше ясаткан. Шуларның 2 892се икенче дозага вакцина алды.

Коронавируска каршы прививка ясатырга теләүчеләр РФ Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында һәм ТР Дәүләт хезмәтләре порталында, бердәм 122 номер буенча, Күп функцияле үзәк аша һәм поликлиникалар аша язылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot