news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирусның 83 яңа очрагы теркәлгән

Пациентларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән, 25 кеше хастаханәгә озатылган, 58 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда коронавирусның 83 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 83 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, пациентларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«25 кеше хастаханәгә озатылган, 58 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (28 кеше), 50-60 (18 кеше) һәм 60-70 яшь (19 кеше) аралыгында ачыкланган.Берсе – балигъ булмаган бала.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 16 385 очрагы теркәлгән, 12 881 кеше (шуларның 69ы – узган тәүлектә) терелгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot