news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яман шешкә каршы көрәштә химиотерапия препаратларына акча күбрәк бирелә башлаган

Онкологик авыруларга каршы көрәштә төп басым химия терапиясенә ясалырга тиеш дип исәпләнә.

Яман шешкә каршы көрәштә химиотерапия препаратларына акча күбрәк бирелә башлаган
Султан Исхаков

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яман шешкә каршы көрәштә химиотерапия препаратларына акча күбрәк бирелә башлаган. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Республика клиник онкологик диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов хәбәр итте.

«Төп басым химиотерапевтик препаратлар сатып алуга акчаны арттыруга ясала. Галимнәр уйлавынча, онкологик авыруларга каршы көрәштә төп терәк химия терапиясендә. Пациентларның 70 процентында химия терапиясенә өстенлек бирелергә тиеш дип исәпләнә», — диде баш табиб.

Илгиз Һидиятов әйтүенчә, 2018 елда Республика онкодиспансерында химия терапиясе препаратларын сатып алуга 468 млн сум акча бүлеп бирелгән, 2019 елда 1 млрд 300 млн сумга җиткән. «Бу елга смета кабул ителде, химия терапиясе препаратлары өчен акча тагын 400 млн сумга артты. Ул кыйбатлы таргетлы препаратлар алуга юнәлтеләчәк», — диде.

Баш табиб онкологик чирләрне дәвалау тактикасын бер табиб кына түгел, табиблар консилиумы билгеләгәнен искәртеп узды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100