news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яман шештән бер ел эчендә үлеп китүчеләр кимегән

Яман шештән үлем 2019 елның 11 аенда 100 мең кешегә 188,3 очрак, бу 2018 ел белән чагыштырганда, 5,1 процентка азрак.

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яман шештән бер ел эчендә үлем 2019 елның 11 аенда 24,9 процент тәшкил иткән, бу 2018 елга караганда, 0,2 процентка түбәнрәк. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Республика клиник онкологик диспансер баш табибы урынбасары Альфир Хисаметдинов әйтте.

«Яман шештән үлем 2019 елның 11 аенда 100 мең кешегә 188,3 очрак, бу 2018 ел белән чагыштырганда, 5,1 процентка азрак. Учетта биш һәм аннан күбрәк ел торган авыруларның өлеше, 2018 ел белән чагыштырганда, 0,4 процентка арткан һәм 58,7 процент тәшкил иткән», — диде ул.

Альфир Хисаметдинов сүзләренчә, чире 1-2 нче стадияләрдә ачыкланган пациентлар 60,3 проценттан гыйбарәт, бу 2018 елга караганда, 0,8 процентка югары.

2019 елда республикада яңа 16507 яман шеш очрагы ачыкланган, бу 2018 елга караганда, 1,2 процентка күбрәк. 2019 ел азагында Татарстанда яман шеш белән авыручылар саны 114 мең 600 кеше булган, 2018 елга караганда, 3,9 процентка артык.

news_right_1
news_right_2
news_bot