Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика онкологик диспансерына 491 млн сумлык җиһазлар кайтарылган
«Сәламәтлек» илкүләм проектының «Онкологик авыруларга каршы көрәш» федераль проекты кысаларында, Республика клиник диспансеры, Әлмәт һәм Яр Чаллы филиаллары медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында, Республика онкологик диспансерына һәм филиалларына 491 млн сумлык җиһазлар кайтарылган. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Республика клиник онкологик диспансеры баш табибы Илгиз Һидиятов сөйләде.
«Сәламәтлек» илкүләм проектының «Онкологик авыруларга каршы көрәш» федераль проекты кысаларында, Республика клиник диспансеры, Әлмәт һәм Яр Чаллы филиаллары медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән. Баш табиб сүзләренчә, Республика онкологик диспансерына һәм филиалларына 491 млн сумлык җиһаз кайтарылган.
«Без 2019-2024 елларга „Онкологик авыруларга каршы көрәш“ федераль проектында катнашабыз. Узган елда ул программа буенча авыр техника, МРТ-аппаратлар, рентген-диагностика җиһазлары, маммографлар сатып алынды. Алар онкологик авыруларны башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә», — ди Илгиз Һидиятов.
2024 елга кадәр онкология хезмәтен ныгыту, җиһазлау өчен республикага барлыгы 2 млрд сум акча бүлеп бирү фаразлана. «Быел без радиотерапиядә кирәкле җиһазлар паркын яңартырга ниятлибез», — диде баш табиб. Ул, филиаллар белән берлектә, елына 350 меңләп пациент кабул ителүен әйтте.
Шулай ук Илгиз Һидиятов 2020 елда Республика диспансерының Чаллыдагы һәм Әлмәттәге филиалларында яман шешне радиотерапия ысулы белән дәвалау гамәлгә кертеләчәген әйтеп узды. Шул рәвешле, баш табиб ракны хирургия юлы белән дәвалау, химиотерапия, радиотерапия ярдәме барлык филиалларда да булачагын әйтте. «Бу дәвалау үтемле булсын өчен бик мөһим. Кешеләргә Казанга кадәр килеп йөрергә туры килмәячәк», — дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз