news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлык: Мамадыш хастаханәсенә исерек бала китерү очрагы бер ел элек булган

Кичә мәгълүмат чараларында Мамадыш хастаханәсенә исерек хәлдәге тугыз яшьлек малайны китергәннәр дигән хәбәр таралды.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Мамадыш хастаханәсенә исерек малайны алып килү турындагы вакыйга бер ел элек булган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә күп кенә мәгълүмат чараларында бер хатын Мамадыш хастаханәсенә исерек хәлдәге тугыз яшьлек малайны китергән дигән хәбәр таралды. Бу хатын Татарстанда җәнҗаллы вакыйгалары белән танылган күп балалы ана булуы билгеле. Татарстанда яшәүче бу хатын шул хакта социаль челтәрләрдә үз сәхифәсендә язган булган.

Мамадыш район хастаханәсе җитәкчелеге мәгълүматларына караганда, бу хәл бер ел элек була. Хастаханәгә китергәндә малайның документлары булмый. Табиблар медицина тикшерүен ясау өчен баланың законлы вәкилләре таләп ителүен әйтә. Баланың хәле тотрыклы дип бәяләнә, аның гомеренә куркыныч янамый. Медицина хезмәткәрләре әлеге вакыйга турында полициягә хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100