news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск табибларына Рәхмәт хатлары тапшырдылар

Үзәк район хастаханәсенең актлар залында узган елны йомгаклауга багышланган киңәшмә узды.

Лениногорск табибларына Рәхмәт хатлары тапшырдылар
http://zamansulyshy.ru

(Лениногорск, 4 гыйнвар, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорск үзәк район хастаханәсенең актлар залында узган елны йомгаклауга багышланган киңәшмә узды. Анда 11 медицина хезмәткәре Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, җирле муниципалитет һәм хастаханә җитәкчелеге исеменнән грамота һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Баш табиб Рим Амеров сүзләренчә, 2020 ел җиңел булмаса да, районның медицина хезмәткәрләре алларына куелган бурычларны үтәп чыга алдылар. Бу күп очракта коллективның дус һәм бердәм булуы хисабына, диде ул.

«2021 елда да безне коронавирус инфекциясе белән көрәш көтә. Ләкин хәзер инде без аның белән ничек көрәшергә икәнен яхшы беләбез. Вакцинация дә ярдәм итәр, дип ышанабыз.

Яңа елда безне яңа бинада балалар поликлиникасын ачып җибәрү көтә. Кадрларның куәтен ныгыту, сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү принципларын формалаштыру алда да безнең төп бурычлар булып торачак,» — диде Рим Амеров.

Яңа елга керергә берничә көн кала өч медицина хезмәткәрен лаеклы ялга озаттылар. Рина Нойкина сәламәтлек саклау өлкәсендә 44 ел хезмәт куйган, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә эшләгән.

Әклимә Ашрапованың медицина системасындагы гомуми хезмәт стажы 33 ел. Ул балалар поликлиникасында участок шәфкать туташы булып көч куйган. 46 ел гомерен сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән Юрий Филипповны хирург буларак күпләр белә. Ул балалар поликлиникасында эшләгән. Моннан тыш басма материаллар әзерләгән, яшь табиблар үстерүгә өлеш керткән.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100