news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч дөньяда Covid-19 вазгыяте яхшырачак вакытны фаразлады

Санитар-эпидемиологик вазгыятьне яхшырту халыкны вакциналаштыруга һәм вирустан нәтиҗәле препаратлар булдыруга турыдан-туры бәйле.

Белгеч дөньяда Covid-19 вазгыяте яхшырачак вакытны фаразлады
Владимир Васильев

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Дөньяда коронавирус йогышы белән бәйле вазгыятьтә үзгәрешләрне 2022 ел ахырына көтәргә кирәк. Бу хакта Йогышлы авырулар өлкәсендәге белгечләр халыкара ассоциациясе президенты, йогышлы авырулар буенча Сәламәтлек саклау министрлыгының элеккеге штаттан тыш баш белгече Ирина Шестаковага сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итте.

«Якындагы ике-ике ел ярым эчендә бу хәлне үзгәртәчәкбез (Covid -19 белән – Т-и иск.). Минем уйлавымча, 2022 ел уртасы тирәсендә, ел ахырына бөтен җирдә дә хәл үзгәрер < ... >. Мин, әлбәттә, коронавирусның бүгенге көндәге кебек актуаль булмаячагын күздә тотам», — дип искәртте белгеч.

Аның сүзләренчә, дөньядагы санитар-эпидемиологик хәлнең яхшыруы халыкны вакциналаштыруга һәм вируска каршы нәтиҗәле препаратлар булдыруга турыдан-туры бәйле, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100