news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгечләр акчаларның йогышлы авыру таратуы хакында сөйләде

Банкноталарда грипп вирусы ике атнага кадәр саклана.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Галимнәр акча купюраларының инфекция таратуын ачыклаган. Бу турыда Роспотребнадзор хезмәтенең Петербург идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

«Купюраларда грипп вирусы ике атнага кадәр саклана. Шуңа күрә кайбер илләрдә акча антисептиклы кәгазьдә бастырыла. Япониядә акчаны махсус кер юу машинасында 200 градус температурада юалар», дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, тикшеренүләр йорт дуңгызы йогышлы авырулар өчен иң яхшы инкубатор булуын күрсәткән.

«Бу хайван дуңгыз һәм кош гриппы белән дә, шулай ук «кеше» гриппының барлык төрләре белән дә авырый, - диделәр идарәдә. — Берничә төрле вирус мондый «инкубаторга» эләгеп, үзлекләре белән алмаша ала. Нәтиҗәдә, кешедән кешегә күчкәндә, кош гриппы йогышлы булырга мөмкин».

news_right_1
news_right_2
news_bot