news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Яңа ел утренникларына ата-аналарны QR-код буенча кертәчәкләр

Бәйрәмгә читтән аниматорлар һәм оештыручылар чакырырга рөхсәт ителми.

Татарстанда Яңа ел утренникларына ата-аналарны QR-код буенча кертәчәкләр
"Татар-информ" архивы

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Балалар бакчаларында Яңа ел утренниклары булачак, анда ата-аналарны QR-код буенча кертәчәкләр. Татарстанда ОРВИ белән авыру дәрәҗәсе югары булып кала. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Балалар бакчаларында утренникларга килгәндә, алар без көзен тәкъдим иткән форматта үткәрелер, мөгаен. Бәйрәмгә әти-әниләрнең берсе генә килергә һәм аның вакцинация турындагы QR-коды яки коронавирус инфекциясен кичерүе турында рәсми документы булырга тиеш», - дип искәртте ул.

Авдонина билгеләп үткәнчә, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе 60 яшьтән узган кешеләргә утренникка килмәскә киңәш итә. Әлеге төркемгә йөрмәүче балалар да бәйрәмгә кертелмәячәк. Читтән аниматорлар һәм оештыручылар чакырырга да рөхсәт ителми.

«Көндәлек режимда үткәрелә торган чаралар – термометрия, битлекләр һәм кешеләр дистанцияне исәпкә алып утыртылырга тиеш», - дип сүзен төгәлләде Авдонина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100