news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 11,5 меңнән артык мәктәп укучысы ОРВИ аркасында карантинга озатылды

Балаларны дәрестән читләштерү чарасы авыручылар санын киметү максатыннан кулланыла һәм ул нәтиҗәле эшли, дип искәртте Любовь Авдонина.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда ОРВИ белән авыру дәрәҗәсе югары булып кала. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бездә 466 сыйныф дәресләрдән читләштерелде, карантин 7-10 көн дәвам итә», - дип искәртте спикер.

Әлегә 11 562 бала карантинда утыруын дәвам итә.

Карантинга озатылган сыйныфлар Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Әлмәт, Баулы, Биектау, Мамадыш, Минзәлә, Сарман, Тукай һәм Чистай районнарында бар.

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, балаларны дәрестән читләштерү чарасы авыручылар санын киметү максатыннан кулланыла һәм ул нәтиҗәле эшли.

«Татар-информ» агентлыгы республикада ОРВИ аркасында тулысынча карантинга ябылган мәктәпләрнең булмавы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100