news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгында больничный түләүләрендәге үзгәрешләрне аңлаттылар

2022 елның 1 гыйнварыннан барлык эш бирүчеләр дә Социаль иминият фондының электрон документлар әйләнеше системасына кушылырга тиеш.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе елдан электрон больничный мәҗбүри булачак. «Российская газета» шул хакта хәбәр итә.

Шул ук вакытта, больничный буенча түләүләр мөрәҗәгать итмичә дә килеп торачак. Социаль иминият фонды инде бүген үк аларны турыдан-туры күчерә. Әмма хезмәткәргә үз җитәкчесенә авырып китүе, больничный кәгазенең кайчан ачылуы һәм ябылуы хакында хәбәр итәргә кирәк.

Киләсе елдан кешегә, табиб чакырткан очракта, нигезле сәбәп белән өйдә калуын расларга туры килмәячәк. Поликлиникадан шул хактагы мәгълүматны Социаль иминият фондына җибәрәчәкләр, ул исә, үз чиратында, эш бирүчегә хәбәр итәчәк.

2022 елның 1 гыйнварыннан барлык эш бирүчеләр дә Социаль иминият фондының электрон документлар әйләнеше системасына кушылырга тиеш, дип ачыклык керттеләр Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.

news_right_1
news_right_2
news_bot