news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Евгений Комаровский вакцинация пунктлары турындагы популяр мифны юкка чыгарды

Сау-сәламәт кешегә ниндидер өстәмә шартлардан башка да прививка ясарга мөмкин, дип искәртте табиб.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Евгений Комаровский җәмәгать урыннарында вакцинациянең куркыныч булуы турындагы ялгыш фикерне юкка чыгарды. Бу хакта «Российская газета» яза.

Комаровский сүзләренчә, вакцинация махсус фармакологик әзерлек таләп итми, шулай ук «ачыктан-ачык күренеп торган авырулары» булмаган кешеләр өчен ниндидер өстәмә тикшеренүләрнең дә кирәге юк. Сау-сәламәт кешегә ниндидер өстәмә шартлардан башка да прививка ясарга мөмкин, ә тиешле таләпләргә җавап биргән теләсә нинди бүлмә вакцинация пункты булып хезмәт итә ала. Табиб моның үзенең шәхси фикере түгел, ә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы позициясе икәнлеген искәртте.

Комаровский «Украина 24» телеканалы эфирында билгеләп үткәнчә, теләсә кайсы вакцинация пунктында аллергия реакцияләре барлыкка килгән очракта кирәге чыгуы мөмкин булган препаратлар бар, шулай ук аларда эпидемиягә каршы гап-гади нормалар үтәлергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100