news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт хезмәтләрендә ковид кичергән кешеләрнең сертификатларын яңадан рәсмиләштерәләр

Сертификатларның гамәлдә булу вакыты бер елга кадәр озайтылачак.

Дәүләт хезмәтләрендә ковид кичергән кешеләрнең сертификатларын яңадан рәсмиләштерәләр
"Татар-информ" архивы

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кичергән кешеләрнең сертификатларын яңа срокка кабат рәсмиләштерү Дәүләт хезмәтләре порталында автомат рәвештә үткәрелә. Аларның гамәлдә булу вакыты бер елга кадәр озайтылачак, дип искәрттеләр ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында.

Ведомствода сертификатларны яңадан рәсмиләштерү процедурасы якын көннәрдә тәмамланачак дип ышандырдылар.

«Коронавирус инфекциясен кичергән кешеләрнең Дәүләт хезмәтләре порталында кулланучыларның шәхси кабинетларына йөкләнгән сертификатлары Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы киңәшләре нигезендә бер елга яңадан рәсмиләштерелә», - диелә министрлыкның рәсми Telegram-каналында.

Кичә Сәламәтлек саклау министрлыгында документларның гамәлдә булу вакытын озайту хакында сөйләгәннәр иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot