news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар коронавирустан прививканы 40 медицина учреждениесендә ясата алачак

«Спутник V» вакцинасы республикага киләсе атнада кайтып җитәр дип көтелә.

Татарстанлылар коронавирустан прививканы 40 медицина учреждениесендә ясата алачак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанның 40 медицина учреждениесе «Спутник V» вакцинасын кабул итәргә әзер. Иреклеләрне вакцинацияләү препаратны республикага алып кайтуга ук башланачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.

«Барлык медицина учреждениеләре дә вакцинаны кабул итәргә әзер. Киләсе атнада беренче партияне көтәбез, бу 40 медицина учреждениесе өчен 3700гә якын доза дигән сүз. „Спутник V“ вакцинасы коронавирус инфекциясе һәм антитәнчекләр бармы-юкмы икәнлеген генә тикшерүне таләп итә. Бары тик ике анализ гына тапшырырга кирәк», - дип ачыклык кертте Галимова.

Республикада шулай ук «ЭпиВакКорона» вакцинасы да сынаулар уза. Әмма ул пациентларны тагын да җентекләбрәк тикшерүне сорый. Сынаулар инде башланды, волонтерлар үзләрен яхшы хис итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot