news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада компьютер томографиясе узу өчен махсус чатыр куйдылар

Тагын бер чатыр Актүбә урамы, 13а адресы буенча урнашкан район үзәк хастаханәсе янында куелды.

Түбән Камада компьютер томографиясе узу өчен махсус чатыр куйдылар
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Менделеев урамы, 45нче йорт адресы буенча урнашкан шәһәр балалар хастаханәсе янында махсус чатыр куелды. Хәзер компьютер томографиясенә килүчеләр үз чиратларын җылыда көтә ала. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бу хакта инстаграмда үз битендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шәйдуллин яза.

«Мобиль палата ашыгыч ярдәм автомобильләрен бушату өчен билгеләнгән. Анда компьютер томографиясенә килгән пациентлар үз чиратларын көтә. Чатырда көтү өчен барлык шартлар да тудырылган», — дип хәбәр итә Радик Шәйдуллин.

Исегезгә төшерик, тагын бер чатыр Актүбә урамы, 13а адресы буенча урнашкан район үзәк хастаханәсе янында куелды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100