news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорда медицина битлеген шарф белән алыштырырга ярамый дип кисәттеләр

Битлекне тыныч халәттә 2-3 сәгатьтән дә артык киеп йөрмәскә кирәк.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Битлекне шарф белән алыштырырга ярамый, шулай ук аны дөрес кияргә кирәк, бары тик шул чагында гына ул коронавирус инфекциясеннән саклаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының молекуляр диагностика үзәге әйдәп баручы эксперты Михаил Лебедевка сылтама белән хәбәр итә.

«Шарф берничек тә вирустан саклау чарасы була алмый. Битлек – барьер тибындагы шәхси саклану чарасы, ул вирус һәм кеше арасында киртә куя», - дип белдерде Лебедев.

Ул билгеләп үткәнчә, битлек йөзгә сыланып торырга, борын һәм авызны капларга тиеш. Аны чиста кул белән кияргә, тыныч халәттә 2-3 сәгатьтән дә артык киеп йөрмәскә кирәк. Физик эш белән шөгыльләнгәндә исә битлекне дымлануга ук алыштыруың хәерле, дип ачыклык кертте эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100