news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгечләр озакка сузылган Covid-19 авыруының симптомнарын атады

Авыруның озакка сузылган тискәре йогынтысы органнарның киң таралган зарарлануына китерергә мөмкин.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Озакка сузылган коронавирус авыруының җиде төп билгесе ачыкланган. Бу хакта British Heart Foundation басмасына сылтама белән Express хәбәр итә.

Британия табиблары авыруның озакка сузылган тискәре нәтиҗәләре госпитализацияләүгә мохтаҗ кешеләрдә генә булмавын ачыклаган. Мондый күренеш бик куркыныч булырга мөмкин, чөнки кешенең сәламәтлегенә шактый тискәре йогынты ясый ала.

Озакка сузылган Covid-19 авыруы симптомнарына хәлсезлек, авыр сулыш алу, тынычсызлану һәм депрессия, йөрәкнең еш тибүе, күкрәк авырту, шулай ук мускуллар һәм буыннарның сызлавы керә. Моннан тыш, коронавирусның озакка сузылган нәтиҗәсе - төгәл фикер йөртә алмау, игътибарсыз булу.

Белгечләр мәгълүматлары буенча, озак авыручы пациентның хәле вакытлыча яхшырырга мөмкин, ләкин соңрак авыруның билгеләре кабат әйләнеп кайта.

news_right_1
news_right_2
news_bot