news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга гриппның дүрт штаммыннан вакцина кайтарылган

Грипп авыруының күтәрелеше декабрьнең икенче яртысында фаразлана.

Татарстанга гриппның дүрт штаммыннан вакцина кайтарылган
архив / Александр Эшкинин

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанга гриппның дүрт төреннән яңа вакцина кайтарылган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә әйтте.

Аның сүзләренчә, дүрт валентлы вакцина республиканың барлык медицина учреждениеләренә диярлек илтелгән.

Роспотребнадзор хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина соңгы елларда вакцинация ярдәмендә грипп авыруы биш тапкыр кимегәнен әйтте. Аның сүзләренчә, грипп авыруының күтәрелеше декабрьнең 20ләреннән соң фаразлана.

Белгечләр вакцинация бушлай булуын, прививканы яшәү урыны буенча сырхауханәдә ясатып булуын искәртә.

Хәзерге вакытта Татарстанда грипп вирусының дүрт штаммы билгеле — ике А һәм ике В штаммы.


news_right_1
news_right_2
news_bot