news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белем бирү оешмалары өчен санитария кагыйдәләре гамәлдә булу вакыты озайтылды

Covid-19 пандемиясе чорында эшчәнлеккә кагылышлы кагыйдәләр 2024 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә була.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 пандемиясе чорында Россиядә белем бирү учреждениеләренең эшчәнлеге турында санитария кагыйдәләренең гамәлдә булу вакыты 2024 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) шул хактагы карары хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыкты.

Моңа кадәр кагыйдәләрнең гамәлдә булу вакыты 2022 елның 1 гыйнварына кадәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100