news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар коронавирусның авыр формасы белән ешрак авырый башлаган

Инфекция белән зарарланган кешеләрнең үз-үзең дәвалавы күп очракта аларның хәле начарлануга китерә.

Татарстанлылар коронавирусның авыр формасы белән ешрак авырый башлаган
Солтан Исхаков

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда көзге сезонда яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның авыр формалары саны артуы күзәтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округында йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Ирина Кравченко сөйләде.

«Дөньяда һәм, аерым алганда, Россия Федерациясендә дә, шулай ук Татарстан Республикасында да вазгыять дәваланырга килүчеләр артуын, сулыш алу кыенлашу сәбәпле нәкъ менә авыр форма диагнозы куелуын күрсәтә. Бу исә стационарда дәвалану таләп итә», — дип искәртте спикер.

Республика халкының еш кына үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнә башлавы хәлне катлауландыра. Белгеч табиб киңәшләрен һичшиксез үтәргә кирәклеген, югыйсә бу хәлнең начарлануына китерәчәген сөйләде.

Ирина Кравченко яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы булганда тән температурасының 38 градустан югары булуын, сулыш алу авырлашуын, тәм һәм ис сизмәү күзәтелүен әйтте.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда тәүлек эчендә тагын 43 кеше коронавирус йоктырганлыгын хәбәр иткән иде. 

news_right_1
news_right_2
news_bot