news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә 43 кеше коронавирус йоктырган

3 ноябрьгә Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 8 549 тапкыр куелган.

 Татарстанда тәүлек эчендә 43 кеше коронавирус йоктырган

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан территориясендә яңа Covid-19 инфекциясенең 43 очрагы теркәлгән. Аларның берсе генә читтән кертелгән, калганнары элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«14 кеше хастаханәгә салынган, 29 кеше өйдә дәвалана», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Инфекцияле татарстанлылар арасында 30 дан 50 яшькә кадәрге кешеләр күбрәк, алар 14 кеше, икенче урында 50 дән 60 яшькә кадәрге кешеләр, алар 11 кеше, антирейтингта өченче урында 60тан 70 яшькә кадәрге кешеләр, бу яшьтәгеләр арасында зарарланган тугыз кеше авырый.

Яңа очракларның күбесе Казанда теркәлгән — биредә тугыз кеше авырган. Икенче урында — Нурлат районы, анда сигез яңа очрак ачыкланган, өченчедә — Әлмәт районы, анда биш кеше авыру йоктырган.

3 ноябрьгә Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 8 549 тапкыр куелган. 7 606 пациент инде дәваланган, шул исәптән 36сы — узган тәүлектә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100