news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама мэры Айдар Метшин ковид-госпитальдә булды

Кабул итү бүлмәсе мөдире Роман Фролов шәһәр башлыгына пациентларның бүлеккә кабул ителү тәртибе турында сөйләде.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин ковид-госпитальдә булды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Айдар Метшин бүген COVID-19 инфекциясенә каршы көрәштә медицина персоналына нинди ярдәм кирәклеген аңлау өчен, ковид-госпитальдә булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама мэры башта пневмония һәм коронавирус инфекциясе булуга шикләнелгән пациентларны кабул итү бүлегендә булды. Кабул итү бүлмәсе мөдире Роман Фролов шәһәр башлыгына пациентларның бүлеккә кабул ителү тәртибе турында сөйләде. Биредә авыруларны госпитализацияләү яки амбулатор дәвалау турында карар кабул ителә.

Алга таба башлык госпитальнең провизор бүлегендә, барлык катларында булды һәм госпитальдә беренче сменада эшләүче медицина хезмәткәрләре белән аралашты.

Айдар Метшин пациентлар белән дә сөйләште, алар медикларга дәвалаулары өчен рәхмәт белдерделәр.


news_right_1
news_right_2
news_bot