news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч коронавирусның төп симптомының юкка чыгуы турында кисәтте

Генетик шулай ук ковид белән икенче, өченче тапкыр да авырырга мөмкинлегенә игътибарны юнәлтте.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Коронавируслы кайбер пациентларның ис сизүе югалмый башлады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

ДНКОМ молекуляр-генетик тикшеренүләрнең фәнни үзәгенә нигез салучы һәм генераль директоры Андрей Исаев сүзләренчә, бу симптом «дельта» штаммасы барлыкка килү белән ешрак югала башлаган һәм хәзер аны төп, бигрәк тә беренче билге дип санарга ярамый. Кайбер очракларда ул авыру башланганнан соң 10 көн узгач барлыкка килә.

«Аны көтәргә кирәкми, авыруның беренче көннәреннән үк дифференциацияләргә кирәк. Чөнки беренче көннәрдән үк үсеш ала торган цитокин штормы пациентны иртәрәк зарарлый», — ди белгеч.

Исаев респиратор авыруның беренче билгеләре барлыкка килгәндә пациентларга ПЦР-диагностика үткәрергә тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча, бу кешенең ковид йоктыру-йоктырмауны ачыклау мөмкинлеге бирә торган бердәнбер төгәл ысул. Генетик шулай ук ковид белән икенче, өченче тапкыр да авырырга мөмкинлегенә игътибарны юнәлтте. Өстәвенә, инфекцияне кабат йоктырганда еш кына авыру авыррак кичерелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100