Татарстанда коронавирустан 79нчы кеше үлүе расланган

1947 елда туган ир-ат яңа коронавирус инфекциясе китереп чыгарган пневмониядән үлгән.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче ир-ат коронавирус инфекциясеннән үлгән. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 79нчы үлем очрагы расланды», — диделәр министрлыкта.

1947 елда туган ир-ат Казанның 7нче хастаханәсе базасындагы вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә яңа коронавирус китереп чыгарган ике яклы пневмония белән китерелгән. Пациент йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авыруларыннан интеккән.

Ир-атның үлем сәбәбе патологоанатомик тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкланган.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 авыруын йоктыруның 27 яңа очрагы теркәлгән.