news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марина Патяшина авыручыларны эштән читләштерүне контрольдә тотуны көчәйтергә өндәде

Татарстанда ачыкланган һәр коронавирус белән авыру очрагы буенча эпидемиологик тикшерү уздырыла.

Марина Патяшина авыручыларны эштән читләштерүне контрольдә тотуны көчәйтергә өндәде
Архив

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы белән авыручыларның артуы белән бәйле вазгыятьтә, салкын тию билгеләре булган кешеләрне эштән читләштерүне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина төбәк Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шул хакта сөйләде. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Патяшина сүзләренчә, инфекция таралуына юл куймас өчен, коронавирус белән авыруның ачыкланган һәр очрагы буенча эпидемиологик тикшерү уздырыла.

«Авыру очраклары теркәлгән 127 хезмәт коллективының 83ендә (65 процент) хезмәткәрләрнең авыруына китерергә мөмкин булган хокук бозулар ачыкланган», — диде Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе.

Авыручылар җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрү турындагы сорауга икеләнеп кенә җавап бирә, дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100