news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 50 кеше Covid-19 йоктырган

Республика халкының 1 миллионнан артыгы вакцина ясаткан, прививканың икенче дозасы 861 мең 468 кешегә кадалган.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның тагын 50 очрагы теркәлгән.

Биш кеше инфекцияне республикадан читтә, 45 кеше башка авыручылар белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

«14 кеше хастаханәгә озатылды, 36 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Инфекцияне йоктырган 50 кешенең 28е – Казанныкы, 13 кеше Чаллыдан, икешәр кеше Минзәлә һәм Чистай районнарында яшәүчеләр. Актаныш, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында авыруның берәр очрагы теркәлгән.

Шулай итеп, пандемия чорында вирус 25 мең 610 татарстанлыда ачыкланды. 22 мең 403 кеше савыкты, шул исәптән соңгы тәүлектә 45 кеше.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100