news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор Татарстанлыларның кайчан битлексез йөри алачагын фаразлады

«Республикада яшәүчеләрнең 60 процентын түгел, ә 80 процентын коронавируска каршы вакцинацияләргә кирәк», — диде белгеч.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстан битлек режимыннан ярты елдан да иртәрәк баш тарта алмый. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Без тын юлларында вируслы кискен инфекция һәм грипп белән авыру сезонына кердек, шуңа күрә бу сезонга битлек кию режимы сакланачак. Сез беләсез, бездә халыкның 60 процентын түгел, ә 80 процентын коронавируска каршы вакцинацияләргә кирәк. Шуңа күрә бүгенге көндә якындагы ярты елга битлек кию режимы бетерелмәячәк», — диде ул.

Любовь Авдонина Татарстанда яшәүчеләр коронавирустан никадәр тизрәк прививка ясатса, Роспотребнадзор шулкадәр иртәрәк чикләүләрне, шул исәптән битлек режимын да гамәлдән чыгаруны хәл итәчәген әйтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100