news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланган алып республикада коронавирус инфекциясенең 6509 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыкланган, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан. Коронавируска каршы көрәш буенча республика оператив штабы шул хакта хәбәр итә.

«Өч кеше хастаханәгә озатылган, 25е өендә дәвалана», - диелә хәбәрдә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (12 кеше), шулай ук 60-70 яшь (7 кеше) аралыгында теркәлгән. Алар арасында балигъ булмаган бер бала да бар, 80 яшьтән өлкәнрәк бер кеше дә юк.

Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанга (18 кеше), ә районнар буенча Арчага (ике кеше) туры килә.

Эпидемия башланган алып республикада коронавирус инфекциясенең 6 509 очрагы теркәлгән, 5 297 кеше терелгән.

Моннан тыш, бүген Татарстанда яңа төрдәге коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100