news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 57 мең кеше гриппка каршы прививка ясаткан

Прививка ясау кампаниясенә Татарстанның 26 районы кушылды.

Татарстанда 57 мең кеше гриппка каршы прививка ясаткан

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда гриппка каршы 57 мең кеше вакцинацияләнде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенге көндә 57 мең 236 кеше кабул ителгән. Бу куелган вакцинаның 21,5% ы дигән сүз», — диде спикер.

Любовь Авдонина искәрткәнчә, Татарстанга 265 мең 320 доза вакцина килгән. «Прививка ясау кампаниясенә инде Татарстанның 26 районы кушылды», — дип билгеләп үтте урынбасары.

Аның сүзләренә караганда, хәзер төп игътибарны укытучылар, мәктәп укучылары һәм студентларга бирәләр.

Сайлау участокларында сайлаулар вакытында мобиль пунктлар эшләячәк, анда гражданнар прививка ясый алачак. Шулай ук гриппка каршы вакцинация чараларын якын киләчәктә Казан метрополитены станцияләре янында да оештырачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100