news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның 16нчы хастаханәсе планлы кабул итүне өлешчә яңадан башлап җибәрде

Хастаханәне җентекле дезинфекцияләү берничә этапта үткәрелде.

Казанның 16нчы хастаханәсе планлы кабул итүне өлешчә яңадан башлап җибәрде
Солтан Исхаков

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Ковид-госпиталь сыйфатында эшләгәннән соң, Казандагы 16нчы хастаханә татарстанлыларны планлы кабул итүне өлешчә яңадан башлап җибәрде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.

«16нчы хастаханә бүгенге көннән башлап планлы эшен өлешчә яңарта», - диде спикер һәм медицина учреждениесендә коронавирус белән авыручылар өчен берничә койка-урын саклануын искәртте.

Хастаханәнең җентекле дезинфекциясе берничә этапта үткәрелгән. Министр урынбасары клиника катлар буенча бушавын аңлатты: каттагы соңгы пациент чыгу белән барлык кирәкле чараларны үткәргәннәр. Бөтен корпусны азат иткәннән соң, соңгы дезинфекция башланды, диде министр урынбасары.

«Без озакламый 12нче хастаханәнең коронавируслы авырулар өчен булган ятакларын бушатачакбыз», — дип планнары белән уртаклашты Владимир Жаворонков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100