news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайсы очракта баланы мәктәпкә һәм бакчага җибәрергә ярамавын әйттеләр

Табиб чакырту өчен авыруның өч симптомы да җитә.

Кайсы очракта баланы мәктәпкә һәм бакчага җибәрергә ярамавын әйттеләр

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Бала башкаларга чир йоктырмасын өчен, аның кәефенә аерым игътибар бирергә кирәк. Тамагы авырта башлаган, томау төшкән һәм температурасы күтәрелгән балалар мәктәпкә һәм балалар бакчасына бармаска тиеш. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Катараль күренешләр (томау төшү, тамак төбе кымырҗу һәм авырту, температура күтәрелү) күзәтелсә, баланы мәктәпкә җибәрергә ярамый. Бала чынлыкта кече яшьтән үк авыру симптомнарын төгәл дифференциацияләргә сәләтле. Әлбәттә, мәктәпкә барудан баш тартырга омтылып, авыруга сабышмаса», - дип искәртте спикер.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, югарыда санап үтелгән симптомнар баланы өйдә калдыру һәм табиб чакырту өчен җитә. Жаворонков сүзләренчә, бу мәсьәләдә өлкәннәргә шәхси якын килү каралган.

«Татар-информ» агентлыгы кичә Татарстанда респиратор-вирус авыруы симптомнары күзәтелгән 111 укучының дәресләрдән азат ителүе хакында язып чыккан иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100