news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясенең 49 яңа очрагы теркәлгән

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 081 очрагы рәсми рәвештә расланган.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«21 кеше хастаханәгә озатылган, 28 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 24, Чаллыда — алты, Тукай районында өч очрак теркәлгән. Республиканың барлыгы 14 муниципалитетында коронавирус очраклары ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 24 081 очрагы рәсми рәвештә расланган, 21 339 кеше (шуларның 50се — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 836 828 кеше (шуларның 5 604е — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 620 445 кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100