news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теплоходта Сovid-19 таралу сәбәпле, Татарстан туристларын ярга төшерделәр

Бу хәл буенча прокурор тикшерүе уздырыла.

 (Казан, 3 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Александр Суворов» теплоходында Сovid-19 таралу сәбәпле, Татарстан туристларын ярга төшерделәр. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 1 августта Түбән Новгородта берничә экипаж әгъзасы арасында коронавирус ачыклану сәбәпле, «Александр Суворов» теплоходы тоткарланган. Суднода Түбән Новгород өлкәсеннән дә, Татарстаннан да туристлар булган. Ял итүчеләрнең барысын да автобусларда өйләренә озатканнар. Экипажның ике әгъзасын хастаханәгә озатканнар. Тагын бишесе изоляциядә.

Булган хәл факты буенча прокурор тикшерүе оештырылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100