news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ташламадан файдаланучылар өчен даруларга бирелә торган акча артты

Дәвалаучы табибка гражданның ташламалы категориясен раслый торган документны тапшырып, дәүләт түли торган даруларга рецепт алырга мөмкин.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Россиядә халыкның ташламалы категорияләре өчен дәүләт тарафыннан түләнә торган препаратлар суммасын аена 886,4 сумга кадәр артты. Бу карар Россия Хөкүмәте сайтында чыкты.

«Бу 2020 елда социаль ярдәмгә бюджет чыгымнарын 988 миллион сумнан артачак», — дип сөйләделәр Министрлар Кабинетында.

Дәвалаучы табибка гражданның ташламалы категориясен раслый торган документны тапшырып, дәүләт түли торган даруларга рецепт алырга мөмкин.

Акчалата компенсацияне алу өчен ташламалы препаратлардан баш тартырга мөмкин. Моның өчен Россия Пенсия фондына гариза бирергә кирәк.

Ташламадан файданалучы категориягә хроник авырулары булган гражданнар, инвалидлар, өч яшькә кадәрге балалар (күп балалы гаиләләрдә — алты яшькә кадәр), шулай ук хәрби хәрәкәтләр , шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннары, чернобыльчеләр, күчеп китү зонасында яшәүче кешеләр, Төньякның аз санлы халык вәкилләре керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100